Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Полиция тикшерәчәк

Чаллыда Җиңү көнен бәйрәм иткәндә куркынычсызлык чаралары көчәйтелә.

Гражданнарның иминлеген кайгырту максатында быел «Үлемсез полк» акциясе үткәрелми. 9 майда Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган батырларның портретларын транспортка урнаштырырга мөмкин булачак.

Урыннарда бәйрәм кунакларын һәм  катнашучыларны тикшерү өчен контроль пропуск пунктлары эшләячәк. Полиция мондый өстәмә саклык чараларының зарурлыгын аңлап кабул итәргә чакыра.

Җиңү бәйрәме оештырылган урыннарга алып керү тыелган әйберләрнең дә исемлеге билгеле:
- алкоголь эчемлекләр;
- барлык төрдәге кораллар;
- кадаучы, кисүче предметлар;
- шәхесне ачыкларга комачаулаучы маскировка чаралары;
- аэрозоль, газ баллоннары;
- янучан матдәләр;
- сыеклыклар һәм порошок сыман матдәләр;
- бронежилетлар, корсетлар (медицина күрсәтмәсе булмаган очракта);
- наркотик һәм психотроп матдәләр;
- пыяла, металл контейнерлар, шешә, банкалар;
- куркыныч тудыра торган башка төрле һәм РФ территориясендә әйләнештә рөхсәт ителмәгән матдәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук полиция суд