Помидор уңышын арттыру өчен гади ысул
Галимнәр фикеренчә, әлеге алымны куллану томатларның уңышын 20 процентка арттыра.
Помидор куакчыкларының икенче, өченче чуклары чәчәк аткан вакытта, бор кислотасының сыек эремәсен бөркү серкәләрнең өлгерүенә, җимшәннәрнең күпләп яралуына һәм үсешенә уңай тәэсир итә. Шулар белән беррәттән, томатта яңа үсеш нокталары пәйда булуга, помидорларның баллануына булыша.
Галимнәр фикеренчә, әлеге алымны куллану томатларның уңышын 20 процентка арттыра. 10 гр бор кислотасын 10 л суда эретеп, үсемлекләр чәчәк аткан чорда, өсләренә бер-ике мәртәбә бөркибез. Әлеге максаттан магний куллану да отышлы.
фото: https://loon.site
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев