Пошины бәрдереп үтергән
Яңалыклар тасмасы

Пошины бәрдереп үтергән

Машина йөртүче югары тизлектә барган.

Түбән Камада юл-транспорт һәлакәте булган.

58 яшьлек Kia Soul машинасын йөртүче Промзона-БСИ юлында пошига бәрелә. 

Якынча мәгълүматлар буенча, машина йөртүче югары тизлектә барган. Нәтиҗәдә машина юл кырыена төшеп китә. 
Шофер төрле җәрәхәтләр алып хастаханәгә озатыла.

Ә поши үлә.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерә. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


иминлек сак фаҗига юл-транспорт һәлакәте

Нет комментариев