Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пособие һәм больничныйга түләү артачак

Бюджеттан тыш фондларга взнослар ике еллык хезмәт хакының иң зур күләменнән алыначак.

Киләсе елдан бюджеттан тыш фондларга —пенсия һәм социаль страховкага, быелгыдан аермалы буларак, взнослар ике еллык эш хакының иң зур күләменнән алыначак.
Вакытлыча эшкә сәләтсез һәм ана булуга бәйле социаль взнослар елына 865 мең сум максималь хезмәт хакыннан алыначак (былтыр — 815 мең булган). Йөклелек һәм бала тудыру, аны тәрбияләү буенча пособиеләр өчен яңа сумма 2020 елда гына кулланылачак. Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы белдерүенчә, бу пособие, әни кешенең хезмәт хакыннан чыгып, ике календарь ел өчен исәпләнә. Мәсәлән, 2019 елда пособие исәпләү өчен 2017 һәм 2018 еллар исәпкә алына.
Киләсе елда балалар пособиесе һәм больничный буенча түләүләр артачак. Бала карау буенча яшь ярымга кадәр иң зур пособие 26 152,3 сум булачак (быел — 24 503 сум). Йөклелек һәм бала тудыру буенча пособие 65 416,6 сум тәшкил итәчәк. Вакытлыча эшкә сәләтсез булу буенча пособиенең күләме дә шундый ук булачак (әлеге вакытта — 61 375 сум).

 

https://kiziltan.ru/social/16431-balalar-posobiese-m-bolnichnyy-buencha-tllr-artachak.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев