Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пособиеләр һәм өстәмә түләүләр артачак

20 мең сумнан кимрәк пенсия алган хезмәт ветераннарына өстәмә түләү күләме 605 сум булачак.

Киләсе елда 20 мең сумнан кимрәк пенсия алган хезмәт ветераннарына өстәмә түләүләр күләме 605 сум, 2025 елда – 630 һәм 2026 елда – 656 сум тәшкил итәчәк. Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән затларга да шундый ук түләүләр билгеләнгән.

1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр алты айдан да ким булмаган вакыт тылда эшләгән, Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен СССР орденнары яки медальләре белән бүләкләнгән, акланган һәм сәяси репрессияләрдән зыян күргән гражданнарга түләүләр күләме 902 сумнан 977 сумга кадәр үзгәрәчәк.

Ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган, опекага (попечительлеккә), тәрбиягә алынган гаиләләргә тапшырылган балаларга 10,7 мең сумнан алып 13,3 мең сумга кадәр. Яшьләренә карап, түләүләр күләме төрле – мәктәп укучылары өчен пособие суммасы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә караганда югарырак каралган.

Моннан тыш, юл өчен, дарулар сатып алу өчен субсидияләр индексацияләнәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация акча