Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Праймериз рекорд куя

"Бердәм Россия" партиясенең алдан тавыш бирү процедурасында хәзерге вакытка 6 миллионнан артык граждан катнашкан. Бу хакта Партиянең Үзәк башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Константин Мазуревский белдергән. Татарстанда 13.00гә праймеризда сайлаучыларның 9,91 проценты тавыш биргән. Бу хакта бердәм алдан тавыш бирү көненең матбугат үзәгендә Татарстанда праймеризны үткәрү буенча оештыру комитеты җитәкчесе,...

"Бердәм Россия" партиясенең алдан тавыш бирү процедурасында хәзерге вакытка 6 миллионнан артык граждан катнашкан. Бу хакта Партиянең Үзәк башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Константин Мазуревский белдергән.

Татарстанда 13.00гә праймеризда сайлаучыларның 9,91 проценты тавыш биргән. Бу хакта бердәм алдан тавыш бирү көненең матбугат үзәгендә Татарстанда праймеризны үткәрү буенча оештыру комитеты җитәкчесе, республика парламенты вице-спикеры Юрий Камалтынов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, сайлау участокларында бюллетаеньнар бетә. Бу сайлаучыларның актив булуы белән бәйле. Праймеризда катнашырга теләүчеләргә махсус анкеталар биреләчәк.

Ю.Камалтынов ассызыклаганча, праймеризда катнашырга мәҗбүр итүгә бер генә шикаять тә алынмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X