Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Президент бүләкләр тапшырды

«Чаллы» клиника-шифаханәсенең генераль директоры - баш табибы Юлия Фәйзовага – «Татарстанның атказанган табибы» исеме бирелде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәр советы сессиясендә бер төркем шәһәрдәшләргә фидакарь хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләре тапшырды.

«Россиянең атказанган машина төзүчесе» мактаулы исеменә «КАМАЗ» ГАҖ запас частьләр һәм компонентлар заводының ремонтлау-механика цехының 6 разрядлы слесарь-ремонтчысы Фәнис Зиннәтуллин лаек булды. «Чаллы» клиника-шифаханәсенең генераль директоры - баш табибы Юлия Фәйзовага – «Татарстанның атказанган табибы», «АСТЕЙС» директорының җитештерү буенча урынбасары Олег Сыриковка – «Татарстанның атказанган машина төзүчесе», «Нур» үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Рәзилә Кузнецовага «Татарстанның атказанган яшьләр сәясәте хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

«Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге советы рәисе Юрий Петрушинга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар» өчен ордены тапшырылды. Биш бала әнисе Нина Медведева исә «Ана даны» медаленә лаек булды.

Фото шәһәр сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләкләү мактаулы исем грамота хезмәт