Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Президент – Чаллыда

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән Чаллыда булып китте. Аны шәһәр мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин, министрлар озатып йөрде.

Рөстәм Нургали улы «Витязь» спорт комплексындагы «Дулкын» бассейнын карады. Аны капиталь ремонттан соң август аенда файдалануга тапшырганнар иде. Төзекләндерелгән бинада 25 метр озынлыктагы 6 йөзү юлы барлыкка килде. Бассейнның тирәнлеге 1,6 метрдан 5 метрга кадәр.
Спорт мәктәбендә 24х11 метр мәйданлы уен залы да заманча җиһазландырылды. Биредә кунакларга көрәш алымнарын күрсәттеләр. Душ бүлмәләре һәм тернәкләндерү үзәге булган ике зур киенү-чишенү  бүлмәсе дә танымаслык булып яңартылды.
«Витязь» спорт комплексының фасады керамогранит плитә белән тышланган, яңа ишекләр, тәрәзәләр, витражлар куелган, электрүткәргечләр, су һәм канализация торбалары алыштырылган.
Республика җитәкчесе арматура җитештерә торган «ТЭСК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә булды. Бу компания – өстенлекле социаль-икътисадый үсеш территориясе (ТОСЭР) резидентының инвестиция проекты. Биредә һава-аеру челтәрләре өчен арматуралар ясала.  Ул, шулай ук   «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятенең  Пресс-рама заводында лонжерон җыю линиясен карады һәм  «Адымнар» полилингваль комплексы белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшлекле сәфәр