Шəhри Чаллы

Президент һәм оперштаб эшләми торган көннәрне алдан кертү хакында фикер алышачак

Татарстанда эшләми торган көннәрне алданрак кертү турындагы карарны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Covid-19 вирусы таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб кабул итәчәк.

Татарстан Республикасында эшләми торган көннәрне алданрак кертү турындагы карарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Covid-19 вирусы таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб кабул итәчәк.
Бу хакта узган матбугат конференциясендә ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева сөйләде.
«Әлеге мәсьәләне оператив штаб әгъзаларына республика җитәкчесе белән бергә карарга кирәк», — диде ТР Премьер-министры урынбасары.
Владимир Путин Россиядә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр итеп игълан итте.
  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: