Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Президентта кунакта

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым «Татарстанның иң яхшы гаиләләре»н Казанга җыйды. Безнең шәһәрдән ике пар чакырылды. Аның беренчесе, Шамиловлар гаиләсе. Илдар Әсхәтович - шәһәрдәшләребезгә ТР ның Дәүләт советы депутаты һәм«КАМАЗ» ҖАҖ нең куркынычсызлык буенча генераль директор урынбасары, ә аның гомер юлдашы Ольга Владимировна - «Камазжилбыт»...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым «Татарстанның иң яхшы гаиләләре»н Казанга җыйды.

Безнең шәһәрдән ике пар чакырылды. Аның беренчесе, Шамиловлар гаиләсе. Илдар Әсхәтович - шәһәрдәшләребезгә ТР ның Дәүләт советы депутаты һәм«КАМАЗ» ҖАҖ нең куркынычсызлык буенча генераль директор урынбасары, ә аның гомер юлдашы Ольга Владимировна - «Камазжилбыт» ААҖ нең генераль директоры буларак таныш. Алар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Өч оныклары бар.

Икенче гаилә - музыкаль гаилә. Чөнки Завьяловлар гаиләсе музыка өлкәсендә эшли. Владимир Йосифович - «Визит» джаз-оркестр җитәкчесе, ә Елена Анатольевна - алып баручы һәм оркестр солисты. Владимир Йосифович белән Елена Анатольевнаның бергә тормыш корып яши башлавына 35 ел тула. Алар ике бала тәрбияләгәннәр. Бер оныклары бар. Шулай ук балалары да музыка өлкәсендә шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X