Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Прикол" күрсәткән, имеш...

Башкортостанның Ишембай шәһәрендә машинада нидер шартлап, 27 яшьлек егет үлүе турында хәбәр булган иде. Хокук сакчылары шартлаткычның Ф-1 гранатасы булуын ачыклаган. Бу иртәдә агалы-энеле Францевлар "Опель" машинасында китеп барганда кечерәге, "Прикол күрсәтимме?" дип, кесәсенә тыгылган һәм шул вакытта салонда шартлау яңгыраган. Гранатаны алырга маташканда ул ялгыш аның боҗрасын тартып чыгарган,...

Нәтиҗәдә, аның бер кул чугы өзелгән. Шушы һәм башка имгәнүләрдән ул шул урында җан биргән. Өлкән Францев та җитди җәрәхәтләнгән. Ул әле дәваханәдә, аның гомеренә куркыныч янамый.
Гади янгын сүндерүче булып эшләүче егетнең ул гранатаны каян алганлыгы ачыклана.
http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев