Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Проект хатын-кызларга мәктәпкәчә яшьтәге балаларны квалификацияле белгечләр күзәтүе астында махсус уен бүлмәсендә билгеле бер вакытка калдыру мөмкинлеге бирә

Биектау районында «Бер сәгатькә караучы» технологиясен гамәлгә ашыралар

Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондының «Ата-ана булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру максатыннан Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Бер сәгатькә караучы» дигән дәресләр үткәргән. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

«Бер сәгатькә караучы» проекты хатын-кызларга һәм аларның якыннарына мәктәпкәчә яшьтәге балаларны квалификацияле белгечләр күзәтүе астында махсус уен бүлмәсендә билгеле бер вакытка калдыру мөмкинлеге бирә.

«Джанго» уен дәресендә баланың төгәл моторикасы камилләшә, ә кинетик комлы уен аның тынычлануына ярдәм итә. «Үз сәламәтлегеңә кайгыртучан караш формалаштыру» дәресендә табышмаклар, хәрәкәтләр ярдәмендә бала үз тәнен өйрәнә һәм үз организмыңа карата кайгыртучан мөнәсәбәтнең мөһимлеген аңлый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев