Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Профессиональ машина йөртүчеләрне имтихан тапшырырга мәҗбүр итәчәкләр

Россия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев белдергәнчә, пассажирлар һәм йөк ташу өлкәсендә эшләүче профессиональ машина йөртүчеләрне квалификацияләрен раслау өчен имтихан тапшырырга мәҗбүр итәчәкләр. Бу хакта «Известия» газетасы хәбәр итә.

«Бу - юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру һәм аварияләр санын киметүдә уңай чагылыш табар дип өметләнәм», - диде Колокольцев. Ведомство башлыгы сүзләренчә, әлеге яңалык якын көннәрдә РФ Транспорт министрлыгы белән берлектә кертеләчәк. Моннан тыш Россия Эчке эшләр министрлыгы исерек хәлдә кабат рульгә утырган өчен җаваплылыкны арттыру инициативасы белән чыкты. Яңа закон проекты аларны өч елга ирекләреннән мәхрүм итүне күздә тота.
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев