Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Прокуратура Чаллыдагы аттракцион хуҗаларына җинаять эше кузгатуны таләп итә

Узган шимбәдә Чаллының Мәдәният һәм ял паркында гадәттән тыш хәл булган.

Татарстан прокуратурасы Чаллыда «Веселые Горки» аттракционы хуҗаларына карата эш кузгатуны таләп итә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Рамил Әхмәтҗанов сөйләде.

Узган шимбәдә, Чаллының Мәдәният һәм ял паркында гадәттән тыш хәл булды. Ул вакытта «Веселые Горки» аттракционында хәрәкәт иткәндә кабинаның бер өлеше өзелде.

Әлеге факт буенча прокурор тикшерүе башланды.

Соңрак ачыкланганча, һәлакәтнең сәбәбе вагон кабинасының беркетмәләре төзек булмаган, хәрәкәт вакытында алар ачылган.

Хәзер күзәтчелек ведомствосы «Кулланучыларның гомере яки сәламәтлеге куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирмәгән эш башкару яки хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатуны таләп итә.

«Прокурор тикшерүе материаллары тикшерү органына тапшырылган», — диде Рамил Әхмәтҗанов.  

 

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев