Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Прокуратура контрольгә алган

Күп­тән тү­гел шә­һәр­дә ко­точ­кыч хәл бул­ды. 58нче бис­тә йорт­ла­ры­ның  ише­гал­ла­ры­ның бер­сен­дә ике кыз та­ган аты­на. Ан­на­ры ба­ла­лар­ның олы­ра­гы та­ган­нан си­ке­реп тө­шә, уты­рып кал­ган нә­ни кыз егы­ла. Мо­ны кү­реп тор­ган ир-ат­ның ачуы чы­га һәм ул си­ке­реп төш­кән кыз­ны ка­бат та­ган­га утыр­та. Ан­на­ры ки­сәк ке­нә та­ган­ны җи­бә­рә һәм кыз ба­ла­ның би­те та­ган так­та­сы­на бә­ре­лә.

Әлеге хәлне урамдагы күзәтү камерасы төшереп торган. Татарстан прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән элемтә буенча өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Яна Невмержицкая  әйтүенчә, бу вакыйганы полиция тикшерә. Тикшерү эшләрен прокуратура контрольгә алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига