Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Прокуратура Роскомнадзордан Instagram, Facebook челтәренә керүне чикләүне таләп итә

Күзәтчелек ведомствосы Meta Platforms Inc. компаниясен экстремистик оешма дип тану һәм Россия территориясендә аның эшчәнлеген тыю турында гаризаны судка юллады.

Донецк һәм Луганск халык республикаларын яклау максатыннан үткәрелә торган махсус операциягә бәйле рәвештә, Instagram социаль челтәрендә Россия гражданнарына, шул исәптән хәрбиләргә карата көч куллануга чакырган хәбәрләр таратыла, шулай ук Россия территориясендә массакүләм тәртипсезлекләрдә катнашуга чакырган мәгълүмат урнаштырыла.

Шуңа бәйле рәвештә, РФ Генераль прокуратурасы Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Роскомнадзор) Instagram социаль челтәренә керүне чикләү турында таләп юллады.

Моңа кадәр күзәтү ведомствосы Facebook социаль челтәре кешеләрнең, РФ гражданнарының хокуклары һәм иреген (алар шул исәптән массакүләм мәгълүмат иреген дә гарантияли) бозуга катнашы булуын тану турында карар кабул иткән иде.

Шушы карар нигезендә Роскомнадзор әлеге социаль челтәрләргә керүне чикли. Моннан тыш, РФ Генераль прокуратурасы Instagram социаль челтәрендә үзенең рәсми аккаунтын яба.

Күзәтчелек ведомствосы шулай ук Meta Platforms Inc. компаниясен экстремистик оешма дип тану һәм Россия территориясендә аның эшчәнлеген тыю турында гаризаны судка юллады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев