Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Путин: "Ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл"

Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында Русия президенты Владимир Путин ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укытуны ярамаган хәл дип атады. "Кадерле дуслар, шуны исегезгә төшерергә телим: рус теле безнең өчен - дәүләт теле, халыкара аралашу теле һәм аны бернинди тел белән дә алыштырып булмый. Ул безнең күпмилләтле ил өчен...

Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында Русия президенты Владимир Путин ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укытуны ярамаган хәл дип атады. "Кадерле дуслар, шуны исегезгә төшерергә телим: рус теле безнең өчен - дәүләт теле, халыкара аралашу теле һәм аны бернинди тел белән дә алыштырып булмый. Ул безнең күпмилләтле ил өчен табигый рухи нигез. Аны һәркем белергә тиеш", дип белдерде Путин.

Русиянең башка телләренә килгәндә, ил башлыгы аларны "Русия халыклары мәдәниятләренең аерылгысыз өлеше" дип атады. "Бу телләрне өйрәнү, Конституция тарафыннан тәэмин ителгән, ихтиярый хокук. Кешегә ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту, рус телен укыту дәрәҗәсен киметү кебек үк - ярамаган хәл", дип әйтте Владимир Путин.

Ул төбәкләр җитәкчеләренә бу мәсьәләгә игътибар итәргә кушты.

Татарстан мәктәпләрендә татар теле мәҗбүри укытыла. Бер төркем ата-аналар берничә ел дәвамында рус телле балаларны татар теленә өйрәтүгә каршы чыгып килә, татар телен факультатив дәресләргә генә калдыру тәкъдимнәре яңгырый. Башкортстанда хәзер дәүләт теле булган башкорт телен укыту киметелгән.

2002 елда, Бөтендөнья татар конгрессының III корылтаенда чыгыш ясап, Владимир Путин чыгышының бер өлешен татарча башкарды. Моннан тыш ул "Күпмилләтле илдә теләсә кем, теләсә кайда туган телне өйрәнергә тыя яки киртә тудыра икән, бу ахмаклык һәм саташу", дип белдергән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X