Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Путин Казан кешесен Түбән Новгород өлкәсе Тикшерү комитеты башлыгы итеп билгеләде

Айрат Әхмәтшинны яңа вазифага билгеләү турындагы указ 6 декабрьдә имзаланган.

Россия Президенты Владимир Путин Казанда туып үскән Айрат Әхмәтшинны Россия Тикшерү комитетының Түбән Новгород өлкәсе буенча идарәсе башлыгы итеп билгеләде. Шул хактагы мәгълүмат өлкә Тикшерү комитетының рәсми сайтында дөнья күргән.

Айрат Әхмәтшинны яңа вазифага билгеләү турындагы указ 6 декабрьдә имзаланган.

  • Айрат Әхмәтшин 1973 елда Казанда туган. 1995 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. 1999 елда ТР прокуратурасында эшли башлаган, биредә гади тикшерүчедән башлап Казанның Яңа Савин районы прокуроры урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән.
  • 2007-2010 елларда РФ прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең елга аръягы районара тикшерү бүлеге җитәкчесе булган. 2010 елдан РФ прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифасын биләгән.
  • 2017 елда Әхмәтшин Киров өлкәсе Тикшерү комитеты башлыгы итеп билгеләнгән.
  • Хезмәт дәверендә Айрат Әхмәтшин «Татарстан Республикасының атказанган юристы», Россия Федерациясе тикшерү комитетының Мактаулы хезмәткәре дигән исемнәргә, шулай ук күпсанлы медальләргә лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев