Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Путин очкычка Минтимер Шәймиев исемен бирергә тәкъдим итте

Ул моны Казандагы эш сәфәре барышында әйтте.


Россия Президенты Владимир Путин Татарстан башкаласына эш  сәфәре белән килде. Ул  «Киләчәк уеннары»н ачар алдыннан Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булды. 

Милли лидерыбыз биредә ракета белән коралланган «ТУ-160М»  хәрби очкычларын карады. ТУ-160М бортына менде. 

 Аларның берсенә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев исемен бирергә тәкъдим итте. 

«Без Казанда. Әйдәгез, яңа очкычка Минтимер Шәймиев исемен бирик», – диде Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка.
Республика җитәкчесе  бу тәкъдимне шатланып кабул итте. «Рәхмәт, Владимир Владимирович. Ул моңа лаек», – диде Рөстәм Нургалиевич. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: самолет пилот оча аэропорт кытай минтимер шәймиев Президент Путин Минниханов Россия Татарстан