Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Путин президент сайлауларында катнашырга ниятли, дигән хәбәр бар

Владимир Путинның киләсе президент сайлауга үз намзәтен тәкъдим итәргә ниятләве һәм Кремльдә кайчан һәм кайда бу хакта хәбәр ителәчәгенә кагылышлы берничә сценарий бар, дип яза РБК. Басма чыганагы сүзләренә караганда, бу хәл Федерация Шурасы сайлау кампаниясе көннәрен билгеләүгә кадәр яки аннан соң да булырга мөмкин. Канунга ярашлы, кампания турындагы карар...

Владимир Путинның киләсе президент сайлауга үз намзәтен тәкъдим итәргә ниятләве һәм Кремльдә кайчан һәм кайда бу хакта хәбәр ителәчәгенә кагылышлы берничә сценарий бар, дип яза РБК.

Басма чыганагы сүзләренә караганда, бу хәл Федерация Шурасы сайлау кампаниясе көннәрен билгеләүгә кадәр яки аннан соң да булырга мөмкин. Канунга ярашлы, кампания турындагы карар 7 декабрьдән 17 декабрьгә кадәр кабул ителергә тиеш.

Кремльгә якын чыганак сөйләвенчә, Путин үз намзәтен чыгару турында декабрьнең икенче яртысында узачак "Бердәм Русия" һәм "Гомумрусия халык фронды" (ОНФ) җыеннарына кадәр белдерергә мөмкин. Тагын бер сценарий нигезендә Путинның бу хакта гыйнвар башында белдерү ихтималы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев