Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Путин Шәймиевнең хәлен белергә хастаханәгә барды

Казанга килгәч Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов белән бергә республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең хәлен хастаханәгә барып белеште. Дәүләт киңәшчесе дин әһелләре белән очрашуда булырга тиеш иде, Путин аның авырып киткәнен шунда белде һәм Казанда кунгач, иртән авиация заводына барганчы хастаханәгә юнәлде. Россия Президенты Минтимер аганың тизрәк терелеүен теләде, хәйрия өлкәсендә...

Казанга килгәч Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов белән бергә республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең хәлен хастаханәгә барып белеште. Дәүләт киңәшчесе дин әһелләре белән очрашуда булырга тиеш иде, Путин аның авырып киткәнен шунда белде һәм Казанда кунгач, иртән авиация заводына барганчы хастаханәгә юнәлде.

Россия Президенты Минтимер аганың тизрәк терелеүен теләде, хәйрия өлкәсендә башкарган хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.

Минтимер Шәймиевның хәле яхшы, савыгып тиздән аякка басачак, дип хәбәр итә табиблар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев