Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Путин үзмәшгульләр өчен салым турында законга кул куйды

Үзмәшгульләргә салым салу буенча эксперимент дүрт төбәктә, шул исәптән Татарстанда да үткәреләчәк.

Россия Президенты Владимир Путин үзмәшгуль гражданнарга салым салу буенча эксперимент үткәрү турында өч законга кул куйды. Алар Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.
2019 ел башыннан үзмәшгуль гражданнар өчен салым салуның тәҗрибә системасы дүрт төбәктә: Татарстан, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Калугада кертеләчәк.
Кешеләр белән үзмәшгульләр өчен керем салымының күләме 4% тәшкил итәчәк, оешмалар белән эшләүчеләр өчен – 6%. Шул ук вакытта аларның еллык кереме 2,4 млн сумнан артмаска тиеш. Эксперимент 2028 елга кадәр дәвам итәчәк.

 https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/28/176018/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев