Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Путинга ни өчен оят?

Кичәге “туры элемтә” вакытында ил башлыгына шундый сорау да бирелде.

Кичәге “туры элемтә” вакытында ил башлыгына шундый сорау да бирелде.
Җавап рәвешендә ул бер вакыйга турында сөйләде. Эш сәфәре вакытында бер төбәктә, аның янына өлкән яшьтәге хатын килеп, хәтта тезләнеп, үтенеч язылган кәгазь тапшыра.
“Мин аны мотлак караячакмын, дидем. Алдым да ярдәмчеләремә бирдем, ә алар аны югалткан. Мин моны беркайчан да онытмаячакмын, әле булса оят”, — диде Путин.
Сөйләгәндә аның тавышы калтыранды. Ул, ярдәм сорап, үзенә килеп җиткән барлык мәсьәләләрне һәм үтенечләрне карарга тырышуын белдерде.
“Бөтен мәсьәләләрне дә хәл итү мөмкин түгел, хәл итеп булмаганнары да бар. Үземә тапшырылган дистәләрчә шундый язманы укып, мин анда ни язылганын чамалыйм. Төрмәдә утырган улына ярдәм сорау яисә башка шундыйрак үтенеч. Ләкин эш анда түгел, эш безнең ул үтенеч кәгазен югалтуыбызда”, — диде ил башлыгы.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/putinga-ni-chen-oyat/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев