"Пятачок" - Чаллыда иң яхшы проект
Татарстандагы җәмәгать киңлекләрендә эшне оештыру буенча комиссия Чаллы шәһәрен тикшерде. Анда парк һәм мәйданчыкларның төзеклеге, ял итү өчен шартлар тудырылуы, мәдәният чаралары үткәрелүе каралды.
Комиссия шәһәрдә эш план буенча алып барыла дип тапты - парклардан кеше өзелми, күңел ачу программалары тиешенчә оештырылган. Популяр мәдәният чаралары арасыннан "Шәһри Чаллы" газетасы оештырган "Эх, Чаллы "пятачок"лары!" проектын да билгеләп үттеләр. Бәйрәм Чаллыдагы җәйге иң яхшы мәдәни проект дип табылды.
Исегезгә төшерәбез, "Пятачок"ның беренчесе 20нче май көнне Җиңү паркында, икенчесе 9нчы июнь "Энергетик" мәдәният сарае каршында, өченчесе 7нче июль Җиңү паркында уздырылды. Анда ике меңгә якын кеше килде. Катнашучылар биеде, уеннар, бәйгеләрдә көч сынашты. Сәхнәдә Чаллының популяр татар җырчылары белән беррәттән һәвәскәр гармунчы, җырчылар да чыгыш ясады. Чираттагы бәйрәм август аенда үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев