Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Һәр нәрсәнең җае бар...

Көннәрнең җылы, һаваның дымлы булуы яшелчә, җиләк-җимешләргә күкрәп үсәргә, мул уңыш бирергә генә түгел, ә аларның исәпсез күптөрле корткычларына иркенләп үрчергә уңай мохит тудырды. Уңышны саклап калам дип, артыгын тырышып - уңга-сулга химикат сибеп, үзебез ашыйсы хәләл ризыкны агуларга ашыкмыйк әле, дусларым. Көрәшнең табигый, биологик алымнарын кулланып та, шул ук...

Бөҗәкләр ярдәме белән

Галимнәр махсус лабораторияләрдә үрчеткән бик нәни, лупа белән карамаганда күзгә дә күренми торган энтомофаглар, ерткыч бөҗәкчекләр армиясе барлыгын беләсезме? Алар күп культураларга зыян салучы пәрәвез талпанын фитосейулюс дип аталучы кызыл төстәге ерткыч талпанны юк итә ала икән. Әлеге энтомофагларны үз бакчабызга җәлеп итү үтә авыр эш түгел. Моның өчен хуш исле үләннәр, чәчәкләр, ногыт борчагы чәчү дә җитә.

Биопрепаратлар ярдәме белән

Заманча теплицалар уңай булса да, ул төрле корткычлар үрчү өчен дә бик шәп урын икән. Гадәттә, монда яшеренеп, астыртын гына корткычлык кылучылар, төрле чирләр китереп чыгаручылар белән көрәшкә аларның биологик дошманнарын җибәрәләр. Сүзем биопрепаратлар (аларда миллиардлаган тере организмнар бар) турында бара. Алар корткычларны чирләтеп үтерәләр, ә безгә зыян китермиләр икән. Әмма Ходай сакланганны саклармын дигән бит. "БТБ", "Дендрабациллин", "Лептоцид" кебек биопрепаратлар белән эшкәртелгән яшелчә, җиләк-җимешне биш көннән дә иртә ашамавың хәерле. "Сугыш кыры"ндагы үле һәм тере организмнар кими төшсен, табигый чистарыну узсын. "БТБ" - кәбестәнең яшел борынчыгын, кара борчаны, кәбестә ябалакчыгын, аның күбәләген һәм көясен, шуларның гусеницаларын, алма көясен, бәрәңге һәм баклажандагы колорадо коңгызын, яфрак бөтергеч кортларны, кыярдагы пәрәвез талпанын юк итүче универсаль препарат. "Дендрабациллин" исә алмашарны, күбәләк кортларын үтерә, ә "Лептоцид" җимеш, сабак, яфрак кисүче корткычларның башына җитә. "Фитоверм", "Искра-био" кебек препаратлар фитофтора кебек чирләргә дә каршы тора, шул ук вакытта кешегә, файдалы бөҗәкләргә, бал кортларына зыян салмавы белән дә отышлы.

Үсемлекләр ярдәме белән

Әби-бабайларыбыз гомер-гомергә бакчачылык (соңыннан - яшелчәчелек) белән шөгыльләнгән. Ул чакта биопрепаратлар, энтомофаглар булмаган. Алар корткычларга каршы көрәшнең нинди ысулларын кулланганнар икән соң? Әйтик, нарат, чыршы, пихта ылыслары төнәтмәсен сибеп, гөбләләрне (тлә), җимешашар, бакча һәм кура җиләге озынборынын юкка чыгарганнар. Яфракларның согын суыручы корткычларга цитруслы җимешләрнең кабыкларын төнәтеп сибү отышлы, әмма аны бакча җиләгенә сибә күрмәгез - үсемлекләр харап булыр. Элек-электән сарымсакны, суган кабыгын әчетеп, яфрак кимерүче, үсемлекләрнең сутын суыручы вак корткычларга каршы көрәшкәннәр. Әлеге корткычларны юк итүнең иң чыгымсыз ысулы - кычыткан, әрем, бәрәңге, томат сабагы, әрекмән яфрагы, меңьяфрак, тузганак, бәрхет гөл, тырнак гөл, гөлбадран кебек аяк астыбызда тулып яткан үсемлекләрне төнәтеп (бөтенесен бергә түгел, аерым-аерым, билгеле), бакчаны әле генә әзерләнгән сыеклыклары белән эшкәртү. Монда дозаны арттырып җибәрүдән генә сакланырга кирәк.

Корткычлар белән көрәшүнең шактый ук кызыклы, мәшәкатьсез, әмма үтемле бер чарасы бар. Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр арасына яки янына көчле исле үсемлекләр утыртудан гыйбарәт ул алым. Мәсәлән, чебен-черки базилик исен сөйми. Роза, лалә, гладиолусларыгыз бетмәсен, чирләмәсен дисәгез, кәбестәне корт басмасын дигән максат куйсагыз, араларына бәрхет гөле - тагетес утыртыгыз. Кызыл аю баланы исен чебеннәр генә түгел, хәтта тычкан-күселәрнең дә, алмашар корткычларның да җене сөйми. Ә кара аю баланы - карлыган белән крыжовникның "тән сакчысы", аларны корттан саклаучы ышанычлы дус. Җиләкләрне май коңгызы личинкасы - "хрущ" зарарлаудан (аларны тамырны кимереп ашый) интекмәүче бакчачы сирәктер. Ә сарут китергән казаның зыянын кем санаган? Әлеге ике проблеманы берьюлы хәл итүнең алымы бар - ул дәлия (георгин) утырту.

Кинза - колорадо коңгызы белән тычканнарның "кан дошманы", исен яратмаганга, алар аңа якын килмиләр. Суган исе кишер чебененең ачуын кабарта, настурция гөле - фитофтороз гөмбәчеген, нематодаларны юк итүче, кимерүчеләрнең сөймәгәне, тырнак гөлне гөбләләр, нематодалар, яфракашар корткычлар яратмый. Гөлбадран белән ромашка исә җиләк-җимеш агачларын саклаучы-яклаучы чибәркәйләр. Хуш исле тәмәке үскән җирдә кәбестә белән суганга зыян салучы килмәс. Помидор үсентесе исен ябалакчыклар, гөбләләр, утчыл күбәләкләр, җимеш-сабаккисәр корткычлар үз итми. Яшелчәләр арасына шпинат утырту бик отышлы. Сарымсакны, гомумән, "бакча докторы" дияргә була.

Күргәнегезчә, һәр чирнең үз дәвалаучысы, һәр корткычны тезләндерә алучы үсемлек бар. Иң мөһиме, артык акча түкмичә, табигатькә, үз сәламәтлегебезгә зыян китермичә генә, бакча дошманнарын юк итеп, җирдән мул уңыш алып булуын онытмыйк.

Хәмидә ГАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев