Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Раил Минегалиев «Рост» партиясенең Чаллы бүлекчәсен җитәкләде

Ул бу вазифада 14 мартта Татарстанда партиянең төбәк бүлеген җитәкләгән Руслан Нигъмәтуллинны алыштырды.

Яр Чаллы Шәһәр Советы депутаты, «СтройТраст» компаниясе генераль директоры Раил Минегалиев «Рост» партиясенең Чаллы территориаль бүлегенең яңа рәисе булды. Ул бу вазифада 14 мартта Татарстанда партиянең төбәк бүлеген җитәкләгән Руслан Нигъмәтуллинны алыштырды. Руслан Нигъмәтуллин Раил Минегалиевны Чаллыдагы җыелышта партия активына үзе тәкъдим итте.

– Раил Габделхәевич – бик лаеклы кандидат. Шәһәребездә ышаныч һәм хөрмәт яулап алган шәхес, – дип ассызыклады Руслан Нигъмәтуллин. – Ул бөтен партия эшендә актив катнаша. Без аның белән бергә Чаллыдагы барлык проектларны тормышка ашырдык. Ул һәрвакыт янәшәдә булды, барлык идеяләрне, башлангычларны хуплап барды. Раил Габделхәевич депутат буларак та Шәһәр Советында үзен актив күрсәтә. Кискен һәм мөһим сораулар күтәрә, инициативалар белән чыгыш ясый. Икътисадның иң мөһим тармакларының берсе саналган төзелеш өлкәсендә дә ул бизнес проблемаларын бик яхшы белә. Киң иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлеге алып бара, кешеләр өчен күп нәрсә эшли. Үз инициативасы буенча күптән түгел генә Лисичанскка да барды, Чаллының «Кыр кухня»сы проекты волонтерлары белән бергә эшләде.

Раил Минегалиев партиянең төбәк бүлеген җитәкләүче Руслан Нигъмәтуллинга күрсәткән ышанычы өчен рәхмәт белдерде.

– Без – команда. Безнең партия уртак тырышлык белән күренекле булды да инде. Руслан Рависович үзе дә бик күп лаеклы эшләр башкарган кеше. Безнең бурычыбыз – әлеге эшне дәвам итү. Кеше үзен сүз белән түгел, ә эш белән күрсәтә. Чаллы бүлегендә дә зур эш башкарылачак әле, – дип сөйләде Раил Габделхәевич. 

Сүз уңаенда, «Рост» партиясенең Чаллы территориаль бүлеге Чаллыдан кала, Тукай, Алабуга, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Мамадыш, Кукмара һәм Әгерҗе районнарын да берләштерә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлау депутат