Рәис Шаһи вафат
Яңалыклар тасмасы

Рәис Шаһи вафат

Ул бүген туган авылында җирләнә.

Татар җәмәгатьчелеге югалту кичерә. Татар матбугатын кроссворд, сканвордлары белән тәэмин итеп торган хезмәттәшебез Рәис Шаһи вафат булды.

Ул 1954 елның 5 июлендә Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында туа. 1971 елда Чиләбе өлкәсе Миньяр шәһәренең Метиз-металлургия заводында эшли. 

Хәрби хезмәттә булып кайткач, Чаллы шәһәр төзелеш идарәсендә, «Шәһри Чаллы» («Чулман-Идел») газетасында, «Аргамак», «Мәйдан» журналларында эшли,  «КАМАЗ» газета-китап нәшриятында төрле вазыйфалар башкара.

2 ел элек йөрәгенә кардиостимулятор куялар.  Рәхимсез авыру аны арабыздан алып китте.

Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр Чаллыда яши. Бүген аны мәңгелек йортына, туган авылына озаттылар. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


кайгылы хәбәр үлем-китем

Нет комментариев