Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рамазан аенда биреләсе фитыр сәдакасы күләме билгеләнде

Быел ураза 27 майда башлана. Беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 26 майда укыла. 25 июньдә - гает көне. Фидия сәдакасы - 200 сум. Зәкят түләү өчен нисаб күләме - 198 000 сум. Фитыр сәдакасы - 100 сум. Аның күләме гадәттә арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләнә. Фидия Рамазан аенда ураза...

Быел ураза 27 майда башлана. Беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 26 майда укыла. 25 июньдә - гает көне. Фидия сәдакасы - 200 сум. Зәкят түләү өчен нисаб күләме - 198 000 сум. Фитыр сәдакасы - 100 сум. Аның күләме гадәттә арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләнә.

Фидия
Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасы түләргә тиеш була. Фидия - ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.
Фитыр
Рамазан аенда фитыр сәдакасе һәм зәкәт билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен, мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.
Нисаб
Әгәр кешенең бер ел дәвамында кулланылмый торган алтыны, көмеше, кыйммәтле кәгазьләре, әйләнештәге товарларының күләме 198 мең сумнан артып китә икән, зәкәт итеп бу мөлкәт суммасының кырыктан бер өлешен, ягъни 2,5 процент түләргә кирәк. Әгәр мондый акчалар юк икән, түләү таләп ителми. Өйдә җыелган акчалар, кассада сакланганы 198 мең сумга җитмәсә, пенсиядән зәкәт түләргә кирәк түгел, ди дин әһелләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев