Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рамазан аенда укыла торган догалар

Рамазан аенда, бигрәк тә кадер кичәсендә: "Әллааһүммә иннәкә Гәфувун Кәриимүн түхиббуль-гәфвә фәгфү гәннии" укыла. Мәгънәсе: "Йә Аллаһ! Дөреслектә, Син Гафу итүче, Юмарт, гафу итүне яратасың. Мине гафу итсәң иде". Авыз ачкач укыла торганы: "Әллааһүммә ләкә сумтү вә бикә әәмәнтү вә гәләйкә тәвәккәлтү вә гәләә ризкыйкә әфтарту фәгъфир лии йә Гаффәәру...

Рамазан аенда, бигрәк тә кадер кичәсендә: "Әллааһүммә иннәкә Гәфувун Кәриимүн түхиббуль-гәфвә фәгфү гәннии" укыла. Мәгънәсе: "Йә Аллаһ! Дөреслектә, Син Гафу итүче, Юмарт, гафу итүне яратасың. Мине гафу итсәң иде".

Авыз ачкач укыла торганы: "Әллааһүммә ләкә сумтү вә бикә әәмәнтү вә гәләйкә тәвәккәлтү вә гәләә ризкыйкә әфтарту фәгъфир лии йә Гаффәәру мәә каддәмтү вә мәә әххартү". Мәгънәсе: Йә Аллаһ! Мин Синең өчен ураза тоттым, Сиңа иман китердем, Сиңа эшемне тапшырдым һәм Син биргән ризык белән авыз ачтым. Йә гөнаһларны гафу итүче Аллаһ! Минем үткән һәм киләчәк гөнаһларымны гафу ит.

"Зәһәбәз-замә'ү вәбтәлләтил-гурууку вә сәбәтәл-әҗру иншәә'әллааһ". Мәгънәсе: Сусау хисе бетте, кан-тамырлары су белән тулды һәм Аллаһ теләсә, ураза тоткан өчен әҗер-савап язылды.

Буш вакытта менә бу доганы укырга була: "Әллаһүммәҗгәл сыйәәмии фи Рамәдан сыйәәмәм-саа'имиин вә кыйәәмии фииһи кыйәәмә-каа'имиин вә нәббиһнии фииһи гән нәүмәтил-гаафилиин. Әллааһүммә каррибнии фииһи иләә мәрдаатикә вә җәннибнии сәхатыйкә вә нәкамикә вә вәффикънии ликыйраа'әти әәйәәтикә". Мәгънәсе: Йә Аллаһ! Рамазан аенда тоткан уразамны һәм укыган намазларымны кабул булганннардан кыл. Мине бу айда гафләт йокысыннан уят. Йә Аллаһ! Бу айда мине Үзеңнең ризалыгыңа якынайт һәм ачуыңннан вә газабыңннан ерагайт. Миңа Коръәндәге аятьләреңне укырга ярдәм ит".

"Әллаһүммәҗгәл фииһи мин гыйбәәдикәс-саалихиинәл-каанитиинәл- мүстәгъфириинәл-мукаррабиинәл-мүтәвәккилиин гәләйкә-фәә'изиинә ләдәйк. Мәгънәсе:Йә Аллаһ! Мине бу айда изгелек кылучы, гөнаһлардан ярлыкау сораучы, Сиңа буйсынучы, Синең ризалыгыңа якынайтылган, Сиңа таянучы һәм Синең каршыңда бәхеткә ирешкән бәндәләреңнән кыл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X