Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рамил Шәкүров: «Шәфкатьлелек проектларына һәркем өлеш кертә ала»

«Яхшылык өчен» инициатив төркеме җитәкчесе проектлар турында сөйләде.

Шәһәребезнең бер төркем игелекле кешеләре «Яхшылык өчен» («Во благо») инициатив төркеменә берләшеп, берничә проектны гамәлгә куйган. Максатлары – ярдәмгә мохтаҗларга булышу, кешеләрне дә изге эшләргә тарту. 

– Без  инвалид спортчыларга ярдәм кирәген ишетеп белдек. Аларның берничәсен үзебезгә чакырып сөйләштек. Кайсының кулы юк, кайсының аягы, берсе начар күрә – әмма алар тормыштан зарланмыйлар. Россия, Европа, Дөнья чемпионатларында пауэрлифтинг, армлифтинг, армрестлинг буенча Чаллы данын яклаганнар. Барысының да турнирларда җиңеп алган рекордчы сертификаты бар. Халыкара класслы спорт мастеры исеменә ия булганнар. Муеннарында төрле ярышларда яулап алынган медальләр... Алар ярышларга үз хисапларына йөриләр, шәһәр хакимияте Боз сараенда бушлай күнекмәләргә йөрергә рөхсәт иткән. Шуңа да рәхмәтләре чиксез. Тиздән Рәфикъ Ибраһимов, Гөлназ Гыйльметдинова, Николай Бердников, Августа Беляева спортның көч төре буенча Сочида узачак дөнья чемпионатына баралар. Тыйнаклар, шунда бару өчен финанс ярдәмен оялып кына сорыйлар. Шөкер, изге күңелле җитәкчеләр, эшмәкәрләр, гади кешеләр ярдәме белән без аларга кирәкле 171 мең сум акча җыябыз, – ди проектның координаторы Рамил Шәкүров.

Фондның икенче проекты «Азира» приютындагы ташландык этләр өчен өстәмә вольерлар төзергә материаллар алырга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Бүгенге көндә биредә 149 хайван яши. Аларга урыннар җитми башлаган.
«Хайваннар арта, бүгенге көндә ике урынлы алты вольер кирәк. Аны төзү 360 мең сумга төшә. Төзелеш материаллары булса, үзем эшлим», – дигән дүрт аяклы дусларның хуҗасына әйләнгән Илһам Шакиров. 


«Күзләрен тутырып караган ятим һәм гөнаһсыз хайваннарның да тормышын яхшыртасыбыз килә. Алар бит кешеләрнең ваемсызлыгы аркасында шул хәлгә төшкән. Шәһәрдәшләр арасында аларга булышырга теләүчеләрнең барлыгы сөендерә», – диләр хәйрия эшләрен оештыручылар. 

«Во благо» инициатив төркеменнән Алабугадагы «Ихсан» шәхси белем бирү учреждениесендәге медицина бүлмәсен җиһазлауда 664 мең сум финанс ярдәме сораганнар.  Заманча җиһаз кинәт авырап киткән  балаларга беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү өчен кирәк. «Шәһәрдәшләр балалар сәламәтлегенә битараф калмаслар дип ышаналар проект авторлары. Медицина бүлмәсе булмаса, «Ихсан» ябылырга мөмкин. 


«КАМАЗ» мәдәният сараенда балчыктан чүлмәк ясау мәктәбе эшләп килә. Анда 320 мең сумлык махсус җиһазлар, материаллар кирәк икән. «Гаилә елында бу эшкә дә үзебезнең өлешебезне кертергә булдык. Беренчедән, балчыктан чүлмәк ясау балаларны яңа һөнәргә өйрәтә. Икенчедән, бирегә гаилә белән килеп вакытны файдалы итеп уздырырга мөмкин. Бергә эшләү гаилә әгъзаларын тагын да якынайта, үзара мөнәсәбәтләрне ныгыта. Ир, хатын, балалар – барың да бер дулкында булу бүген аеруча мөһим. Әлеге мәктәптә балалар да, зурлар да бик теләп йөри. Димәк, аңа шәһәрдәшләр арасында ихтыяҗ бар. Уртак тырышлык белән ул халык яратып йөри торган җиргә әйләнер», – ди Рамил Шәкүров.

 
«Во благо»ның «Гаилә бергә булса – йөрәк үз урынында була» дигән интерактив проекты Вятские Поляны тарихи музее янындагы «Маланьина свадьба» мәйданчыгын төзекләндереп, биредә матур чәчәкләр үстерүне күз уңында тота. Моның өчен 185 мең сум акча кирәк.  «Туйлар, балага исем кушу кебек гаилә бәйрәмнәре үткәрер, балалар өчен төрле уеннар, мастер-класслар оештырыр идек. Бездә Россиядә бердәнбер булган эшләпә музее эшли. Анда килгән кешеләр «Маланьина свадьба»дагы тарих музеен да карасалар, күңелләре тагын да баер иде. Бу гаиләне берләштерүче урын булсын иде», – ди музей директоры Марина Пислегина. 


«Шәһәрдәшләр дә, предприятие һәм оешма җитәкчеләре дә шәфкатьлелек проектларына өлеш кертәләр. Безнең һәркайсыбыз дөньяны яхшырак һәм игелеклерәк итәргә тели. Сезнең әлеге проектка керткән теләсә нинди ярдәмегез мохтаҗларга шатлык һәм куаныч китерер, тормышка дәрт уятыр. Киләчәгебез үзебезгә генә бәйле. Безгә кушылыгыз, бу дөньяда һәркем мөһим», – диләр «Во благо» инициатив төркеме кызлары һәм егетләре. 

Акча күчерү өчен реквизитлар:
Юридик затларга:
Получатель
АВТОНОМНАЯ НЕКОММЕРЧЕСКАЯ 
ОРГАНИЗАЦИЯ ДОПОЛНИТЕЛЬНОГО 
ОБРАЗОВАНИЯ «АЗЪ»
ИНН 1655420840; КПП165001001 
Расчетный счет 40703810205020000111
Банк получателя
ПАО «АК БАРС»БАНК
БИК049205805
Корр. Счет 30101810000000000805 

Физик затларга:
Номер телефона: 89093101129
Альфа-Банк, Надежда О.
Бу мөһим: түләүгә «благотворительность» проекты өчен дип куярга! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәйрия