Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рамил Шәмсетдиновны яклап акча җыялар...

Ләкин бу мошенниклар эше

Байкал аръягында армиядә хезмәт иткәндә сигез кешене атып үтергән өчен хөкем ителүче Төмән егете Рамил Шәмсетдинов өчен акча җыю турында игълан дөреслеккә туры килми.

Бу турыда Шәмсетдиновны яклаучы Казан адвокаты сөйләгән. «Татар-информ» шул хакта хәбәр итте.

Адвокатлар Руслан Нагиев һәм Равил Тугушев икесе дә социаль челтәр кулланучыларга мөрәҗәгать итте. Алар Шәмсетдинов өчен акча җыючыларның ялганчылар — аферистлар булуын кисәтә. Видеомөрәҗәгать Инстаграмда чыкты.

Аферистлар акча күчерү өчен карта реквизитларын да язып калдырган. Адвокатлар сүзләренчә, алар беркайчан да бернинди дә акча җыймаган һәм җыймый, һәм алар мондый алдакчыларга эләгүдән сак булырга чакыра.

Рамил Шәмсетдинов хөкем карары көтә. Ул 18 гыйнварда чыгарылырга мөмкин. 28 декабрьдә узган утырышта присяжныйлар карары чыкты. Алар Рамил Шәмсетдиновны кеше үтерүдә гаепле дип таныды, әмма шул ук вакытта Рамилне җәзасы йомшартылуга лаек дип тә тапты. Бу аңа гомерлек төрмә җәзасыннан котылырга мөмкинлек бирәчәк.

Чыганак: кызыл таң

Фото: азатлык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев