Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рамзан Кадыров Чечня республикасы башлыгы вазифасыннан китәргә теләвен белдерде

Чечен республикасы башлыгы Рамзан Кадыров үз вазифасыннан китү турында хыяллануын һәм республика җитәкчесен үзгәртергә вакыт дип санавын әйтте. Бу хакта ул "Россия 1" каналындагы "Действующие лица" тапшыруында белдерде. "Моны (республика башлыгын алыштыру) минем хыялым дип әйтергә була. Төбәк җитәкчесе булу һәм халык, республика, Ходай каршында, дәүләт җитәкчелеге алдында җаваплы булу...

Чечен республикасы башлыгы Рамзан Кадыров үз вазифасыннан китү турында хыяллануын һәм республика җитәкчесен үзгәртергә вакыт дип санавын әйтте.

Бу хакта ул "Россия 1" каналындагы "Действующие лица" тапшыруында белдерде. "Моны (республика башлыгын алыштыру) минем хыялым дип әйтергә була. Төбәк җитәкчесе булу һәм халык, республика, Ходай каршында, дәүләт җитәкчелеге алдында җаваплы булу - бик авыр. Мин арыдым. Хезмәт итәсем килми, димәс идем. Кайчандыр минем кебек сугышырга, тәртип урнаштырырга яраклы кешеләр кирәк иде, ә хәзер - тәртип, бар да чәчәк ата. Минем фикеремчә, Чечен республикасында үзгәрешләргә вакыт җитте", - диде республика башлыгы. Чечняның башлыгы кем булуын хәл итү дәүләт җитәкчесе һәм халык вәкаләтендә, дип өстәде Кадыров. Аның фикеренчә, берничә кеше Чечен республикасы вазифасын 100% дәрәҗәдә башкара ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев