Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рамзан Кадыров россиялеләрне Европада Яңа ел каршылаудан баш тартырга өндәде

Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров АКШ Дәүләт департаментының Европа территориясендә терактлар әзерләнү турындагы хәбәреннән соң үзенең Телеграм-каналында россиялеләрне Яңа ел бәйрәмнәрендә Европага сәфәр кылудан баш тартырга чакырды. Элек таратылган хәбәр буенча, Европа илләренә теракт яный, алар Яңа ел бәйрәмнәренә планлаштырылган. Америка ведомствосы мәгълүматлары буенча террористлар шартлаткыч матдәләр, корал һәм автомобильләр...

Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров АКШ Дәүләт департаментының Европа территориясендә терактлар әзерләнү турындагы хәбәреннән соң үзенең Телеграм-каналында россиялеләрне Яңа ел бәйрәмнәрендә Европага сәфәр кылудан баш тартырга чакырды. Элек таратылган хәбәр буенча, Европа илләренә теракт яный, алар Яңа ел бәйрәмнәренә планлаштырылган. Америка ведомствосы мәгълүматлары буенча террористлар шартлаткыч матдәләр, корал һәм автомобильләр кулланырга мөмкин. Чечня башлыгы Яңа елны үз илебездә каршы алырга өндәде. Кадыров сүзләренчә, Төньяк Кавказ, Байкал, Карелия, Алтай, Сочи һ.б. матур урыннар күп. Рамзан Кадыров россиялеләрне Чечняга һәм эчке туризмны үстерергә чакырды. http://m.tatar-inform.tatar/news/2017/11/17/152552/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев