Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рәмзия Садыйкова: «Пятачокта от души биеп кайтам»

«Рәхмәт әлеге чараны оештыручыларга», - ди ул.

Шәһәрдәшебез Рәмзия Садыйкова «Шәһри Чаллы» газетасы уздырган «Пятачок»ларга даими йөри. 

«Мин милли чараларны да, биергә дә бик яратам. Студент вакытларыбызда Казан милли мәдәни-үзәгенә татарча дискотекларга йөри, рәхәтләнеп, хәлдән тайганчы биеп кайта идек. Чаллыга килеп урнашкач,  шундый чаралар җитмәде. «Шәһри Чаллы» газетасы оештыргач, ЗЯБта яшәсәм дә, рәхәтләнеп йөри башладым. От души биеп кайтам. Татар җырчыларын якыннан күрү дә, рәхәтлек бирә. Популяр артистлар булсалар да, алар бик гади, халыкчан. Өреләнеп тормыйлар, гади кешеләр белән кул биреп исәнләшәләр. Безнең белән фотога төшәләр. Рәдиф Зарипов, Илфир Искәндәров, үзебезнең Чаллы җырчылары Нияз Хәмәтшин, Габидулла Хөрмәтуллин  бик матур җырладылар. Мәйданны татар моңына күмделәр. Пятачокларга барган саен яшьлегемнең матур мизгелләре яңарта. Рәхмәт әлеге күңелле чараны оештырган «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе коллективына», – диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эх Чаллы пятачоклары