Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

​РАНИС ГАББАЗОВ: «ПЕЛАГЕЯ, КӨТ, МИН КИЛӘМ»

Яшь һәм өметле җырчы Ранис Габбазов «Беренче канал»да бара торган популяр тапшыру «Голос»ка барып, үз көчен сынап карарга теләвен белдерде.

– Мин бу турыда күптәннән хыяллана идем. Уйладым-уйладым да, киләсе сезонда катнашырга булдым. Әлеге вакытта конкурска әзерлек бара. Конкуренция бик көчле, шуңа күрә әзерлек тә югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Тиздән “Беренче канал”га гариза җибәрәчәкбез. Чираттагы сезонга эләгү теләге бик көчле. 
Мин анда, әлбәттә инде, татар һәм бер рус җырын тәкъдим итмәкче булам. “Сукыр тыңлау”ларга исә татарча җыр белән чыгарга ниятлим. Анда башкарыр өчен Илһам абый Шакировның “Кара урман” җырын сайладым. Татар җырын бөтен илгә ишеттерү зур җаваплылык сорый, әлбәттә. Әмма мин бик тырышачакмын. “Сукыр тыңлаулар”ны узсам, Пелагея төркеменә барыр идем, - ди Ранис.     

 

http://syuyumbike.ru/brendlar/?id=8540

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев