Рашат Фәйзерахманов: “Анда милли мәдәният чәчәк ата”
Чаллы татар дәүләт драма театрының бер төркем артистлары Төркмәнстаннан кайттылар. Алар Ашхабадта узган "Бәхетле чорның театраль сәнгате" дип исемләнгән дөньякүләм фестивальдә катнаштылар. Бу уңайдан театрның директоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рашат Фәйзерахманов үзенең тәэсирләре белән уртаклашты. - Чит илләргә чыгып гыйбрәт ал, диләр. Рашат Фәесханович, труппагыз беренче тапкыр...
Чаллы татар дәүләт драма театрының бер төркем артистлары Төркмәнстаннан кайттылар. Алар Ашхабадта узган "Бәхетле чорның театраль сәнгате" дип исемләнгән дөньякүләм фестивальдә катнаштылар. Бу уңайдан театрның директоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рашат Фәйзерахманов үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.
- Чит илләргә чыгып гыйбрәт ал, диләр. Рашат Фәесханович, труппагыз беренче тапкыр ерак илләрдән сәфәрдән кайтты. Төрекмәнстан нәрсәләре белән йөрәгегезгә уелып калды?
- Чаллы татар дәүләт драма театры Казанда уза торган "Нәүрүз" халыкара фестивалендә даими катнашып килсә дә, чит илгә без беренче мәртәбә чыктык. Онытылмаслык хатирәләр калдырган фестивальгә барырга мөмкинлек тудырган өчен Татарстан Мәдәният министрлыгына рәхмәтлебез. Тәэсирләребез чиктән ашты. Беренче чиратта, барлык йортларның ак мәрмәр белән тышлануы гаҗәпләндерде. Биредә Төрекмәнстан Президенты Гурбануглы Бердымөхәмәдовка хөрмәт зур. Урамнарга, дәүләт учреждениеләренә, кибетләргә - бөтен җиргә аның фотосы эленгән. Эшчәнлеген милли мәдәният, сәнгать үсешенә, халык тормышын яхшырту юнәлешендә алып барганы өчен яраталар, хөрмәт итәләр аны.
- Бездәге кебек Төрекмәнстанның да төп байлыгын нефть, газ чыганаклары тәшкил итә. Әлеге табигать бүләге нинди максатларга сарыф ителә. Халыкның тормыш-көнкүреше канәгатьләнерлекме?
- Бик урынлы сорау. Әлеге ресурсларның күп өлеше халыкның тормышын яхшырту, шәһәр, дәүләт үсеше өчен тотыла. Анда торак-коммуналь хезмәтләр өчен бөтенләй түләмиләр диярлек. Бер доллар 2.86 манатка тигез. Биредә евро, сум да юк, әйләнештә фәкать үз акчалары гына. Машинасы булган һәр кешегә елына 750 литр бушлай бензин бирәләр. Утыз елга процентсыз кредит алып, торак шартларын яхшыртырга була. Бюджет өлкәсендә эшләсәң, аның яртысын хөкүмәт түли. Җәмәгать транспортында йөрү бәясе, безнең акчага күчерсәң, нибары 2 сум. Мәдәният учаклары, берсен берсе кабатламый торган архитектура һәйкәлләре булып, шәһәрне бизәп тора. Паркларда, урамнарда, мәдәният учреждениеләре янында тәүлек буе фонтаннар эшли. Төнге шәһәр заманча иллюминация утларына күмелеп утыра. Кешеләр яши торган йортлар махсус яктырткычлар белән бизәлгән. Алар бер минутта өч төрле төскә керәләр. Биредә электр энергиясе өчен халык акча түләми. Барлык чыгымнарны дәүләт каплый.
- Урамнарда яшеллек күпме?
- Менә анысы юк. Аның каравы, Ираннан кайтарылган агачларга игътибар зур. Мәсәлән, Ашхабадта һәр агачка җаваплы кеше билгеләнгән. Ул аны кадерләп үстерә. Анда ялгыш кына агач кискән кешене дә җавапка тарталар.
- Россиядә төп бәла юллар, диләр. Анда да бу проблема бармы?
- Төрекмәнстанда юллар бик яхшы. Анда чокыр-чакыр түгел, хәтта асфальтның тырналган җире дә юк. Биш көн тордык, шул вакыт эчендә бер машина-транспорт һәлакәте дә күрмәдек. Урамнар чиста, кәнфит кәгазе түгел, чәч бөртеге дә тапмассың. Тукталышларның ишеге ябык. Ике телевизор, ял почмагы, кондиционер куелган. Кыскасы, анда барысы да халык өчен. Илдә тынычлык хөкем сөрә, урлашу, талашу, тәмәке тарту кебек ямьсез күренешләр дә юк.
- Чит илләрдән килүчеләргә мөнәсәбәт нинди?
- Кунакларга да хөрмәт зур. Россиялеләр өчен махсус базар бар, анда җиләк-җимеш, кием-салым һәм башка кирәк-яраклар сатыла. Барысы да үзләренеке. Аеруча текстиль сәнәгате үсештә. Бүгенге көндә биредә 20дән артык текстиль фабрикасы бар. Кием-салым, урын-җир кирәк-яракларын, сөлгеләрне үзләрендә җитештерәләр. Анда мәктәп укучылары барысы да бертөсле киенгән: кызлар озын күлмәктән, малайлар костюм-чалбардан. Яшьләрнең башында милли баш киемнәре. Төрекмән теле генә дәүләт теле булып санала. Аны барлык милләт вәкилләре камил белә. Моннан тыш, балалар фарсы, инглиз, төрек телләрен, ә урыс телле укучылар программа нигезендә урыс телен өйрәнәләр.
- Төрекмәнстанда атларга хөрмәт зур, диләр. Бу чыннан да шулаймы?
- Әйе, биредә атка мәдхия җырлыйлар. Бөтен җирдә аңа һәйкәл куелган, келәмнәрдә дә ат сурәте... Ат үрчетү буенча дөньяда бердәнбер завод та монда. Хәтта зәңгәрсу төстәгесе дә бар. Аерым бер токымнар хәтта затлы чит ил машиналарыннан да кыйммәтрәк.
- Инде фестивальгә күчик. Анда кайсы илләрдән театр әһелләре катнашты?
- "Бәхетле чорның театраль сәнгате" фестивале югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Кунакчыл Төрекмәнстан 14 илнең, шул исәптән, Кытай, Россия, Америка Кушма Штатлары, Франция, Германия, Төркия, Иран, Эфиопия, Украина, Казахстан артистларын бергә туплады. Төрекмәнстанның милли театры президентлары Гурбануглы Бердымөхәмәдов драмасы буенча куелган тарихи спектакль күрсәтте. Ул искиткеч яхшы куелган. Затлы костюмнар, музыка, хореография - барысы да югары дәрәҗәдә. Фестиваль кысаларында барлыгы 21 спектакль тәкъдим ителде. Алар барысы да 800 урынлы шыгрым тулы залларда үтте. Төрекмәнстан Президенты театрга килгән саен милли театр үсеше өчен 50 мең доллар бүләк итә икән. Кыскасы, Илбашы мәдәният, сәнгать үсешенә зур өлеш кертә. Шуңа да биредә милли мәдәният чәчәк ата.
- Рашат Фәесханович, Чаллы татар дәүләт драма театры фестивальдә нинди спектакль күрсәтте? Тамашачылар безнең артистлар уенын ничек кабул итте?
- Без француз драматургы Жеральд Сиблейрас әсәре буенча куелган "Тирәкләр шаулый җилдә" спектаклен күрсәттек. Аллага шөкер, тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. Спектакль тәмамланганнан соң, артистларны басып, 7-8 минут алкышладылар. Татарстанның халык артистлары Инсаф Фәхретдинов, Булат Сәләхов, Татарстанның атказанган артистлары Рафил Сәгъдуллин, Рушания Таһирова чыгышын югары бәяләделәр. Театрыбызга - диплом, артистларга кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Безнең чыгышны Ираннан килгән делегация кызыксынып карады һәм үзләрендә булачак фестивальгә чакырды. Гомумән, иҗат әһелләре өчен мондый чараларда катнашу бик кирәк. Без театр сәнгатенең күп юнәлешләрен күрдек. Режиссура чишелеше буенча да үзенчәлекләр күп. Безгә аеруча Казахстан театры чыгышы, Кытайның пантамимо театры аеруча ошады. Киләчәктә дә мондый халыкара чараларда катнашырга язсын иде.
Әңгәмәдәш - Зөлфия ГАЛИМ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев