Шəhри Чаллы

Рашат Фәйзерахманов: “Яңа сезонда – яңа спектакльләр”

Чал­лы та­тар дәү­ләт дра­ма те­ат­ры кол­лек­ти­вы җәй­ге ял­лар­дан соң, җиң сыз­га­нып, эш­кә ке­реш­те. Би­ре­дә яңа се­зон­ны ачар­га әзер­лек эш­лә­рен баш­лап җи­бәр­де­ләр. Яңа се­зон­да та­ма­ша­чы­лар­ны ни­ләр кө­тә соң? Те­атр ди­рек­то­ры, Рос­си­я­нең һәм Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре Ра­шат Фәй­зе­рах­ма­нов бе­лән әң­гә­мә­без шул хак­та.

Ал­ла­га шө­кер, Яңа се­зон­ны шат­лык­лы ва­кый­га­лар бе­лән баш­лый­быз. Рес­пуб­ли­ка кө­нен­дә Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган ар­тис­ты Ру­ша­ния Та­һи­ро­ва шә­һәр баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның рәх­мәт ха­ты бе­лән бү­ләк­лән­де. Те­ат­ры­быз ачыл­ган­нан бир­ле эш­ләү­че Ну­рия Сә­ла­хо­ва­га Та­тар­стан Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов Ука­зы бе­лән "Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган ар­тис­ты" ди­гән мак­тау­лы исем би­рел­де. Бы­ел да се­зон­ны тра­ди­ция бу­ен­ча ок­тябрь­нең бе­рен­че җом­га­сын­да ача­быз. Ул 7 ок­тябрь­гә ту­ры ки­лә. Бу көн­не та­ма­ша­чы­лар­быз­га шә­һәр­дә­ше­без, язу­чы, дра­ма­тург Ай­гөл Әх­мәт­га­ли­е­ва әсә­ре бу­ен­ча ку­ел­ган" Ул бит ки­чә иде" моң­су ко­ме­ди­я­сен тәкъ­дим итә­без. Бу премь­е­ра спек­так­ле, уз­ган се­зон ахы­рын­да ку­ел­са да, аны та­ма­ша­чы­ла­ры­быз­ның күп­че­ле­ге ка­ра­ма­ган иде әле.

Тиз­дән Ка­зан­ның Тин­чу­рин те­ат­рын­да фес­ти­валь бу­ла. Сез ан­да кат­на­ша­сыз­мы?

Әле­ге мәр­тә­бә­ле ча­ра­да Ка­ма­аръ­я­гын­да­гы те­атр­лар ара­сын­нан без ге­нә кат­на­ша­быз. Бу без­нең өчен зур мәр­тә­бә. Мил­ли дра­ма­тур­гия фес­ти­ва­ле­нә язу­чы, дра­ма­тург, Та­тар­стан­ның ха­лык ар­тис­ты Бу­лат Сә­ла­хов­ның "Яр" спек­так­лен алып ба­ра­быз. Әле­ге спек­такль­нең чы­гу­ы­на 15 ел­дан ар­тык ва­кыт уз­са да, ул бү­ген­ге көн­дә дә ак­ту­аль­ле­ген югалт­мый, чөн­ки ан­да кү­тә­рел­гән мәсь­ә­лә­ләр хә­зер дә күп­ләр­не бор­чый. Ка­зан­га сә­фә­ре­без әле мо­ның бе­лән ге­нә тә­мам­лан­мый. 29-30 сен­тябрь­дә Тин­чу­рин те­ат­рын­да Чал­лы язу­чы­сы Зи­фа Ка­дый­ро­ва­ның ха­лык ара­сын­да по­пу­ляр­лык ка­зан­ган "Яз­мыш сы­на­вы" спек­так­лен баш­ка­ла та­ма­ша­чы­сы­на күр­сә­тә­без. "Та­тар­стан яңа га­сыр" те­ле­ка­на­лы бе­лән ки­ле­шү тө­зе­дек. Тиз­дән Чал­лы та­тар дәү­ләт дра­ма те­ат­ры­ның әле­ге спек­так­лен те­ле­ви­ди­е­ни­гә яз­ды­ра­быз. Ал­ла бо­ер­са, аны иле­без дә ге­нә тү­гел, ә чит ил­ләр­дә яшәү­че мил­ләт­тәш­ләр­без дә ка­рый ала­чак.

Яңа се­зон­да яңа спек­такль­ләр ку­е­ла­чак­мы?

Әл­бәт­тә. Та­тар­стан­ның ха­лык ар­тис­ты, дра­ма­тург Бу­лат Сә­ла­хов сәх­нә­дә об­раз­лар ту­ды­ру өс­те­нә, дра­ма­тур­гия бе­лән дә шө­гыль­лә­нә. Уз­ган ел аның "Яра­тыл­мый кал­ган яр­лар" пье­са­сы "Яңа та­тар пье­са­сы" бәй­ге­сен­дә Та­тар­стан мә­дә­ни­ят ми­нис­тр­лы­гы­ның бү­лә­ге­нә ла­ек бул­ган иде. Ал­ла­һы бо­ер­са, но­ябрь аен­да әле­ге спек­такль­гә ре­пе­ти­ци­я­ләр баш­ла­на. Аны сәх­нә­гә кү­ре­нек­ле ре­жис­сер, Чал­лы те­ат­рын­да шак­тый күп әсәр­ләр куй­ган Ри­нат Әю­пов сәх­нә­ләш­те­рә. "Яра­тыл­мый кал­ган яр­лар" бал­ла­да жан­рын­да языл­ган. Шу­ңа кү­рә дә без аны зур яңа­лык итеп кө­тә­без. Бу те­атр ре­пер­ту­а­рын­да­гы бе­рен­че бал­ла­да бу­ла­чак.

Мон­нан тыш, ре­җис­сер Фа­ил Иб­ра­һи­мов Мос­тай Кә­рим­нең "Ай то­тыл­ган төн­дә" спек­так­ле­нә алын­ды. Аны ап­рель-май ай­ла­рын­да та­ма­ша­чы­лар­га күр­сә­тер­гә план­лаш­ты­ра­быз. Үзе­без­гә та­ма­ша­чы­лар әзер­ләү­не дә оныт­мый­быз. Ба­ла­лар өчен спек­такль­ләр ку­я­быз. "Авыл эте Ак­бай" спек­так­ле­нең ма­кет­ла­ры, эс­киз­ла­ры ин­де әзер. Иде­я­сы бик көч­ле. Ре­жис­сер Ну­рия Сә­ла­хо­ва бү­ген­ге көн күз­ле­ген­нән чы­гып, за­ман­ча спек­такль ку­яр­га җы­е­на.

- Сер тү­гел, яңа ре­жис­сер­лар те­атр эш­чән­ле­ге­нә яңа "су­лыш" кер­тә. Бы­ел та­гын кай­сы ре­жис­сер­лар бе­лән эш­ләр­гә җы­е­на­сыз?

Без Та­тар­стан те­атр әһел­лә­ре гран­ты­на ике га­ри­за җи­бәр­дек. Яшь ре­жис­сер Ра­мил Гә­рә­ев Ан­ту­ан Де Сент-Эк­зю­пе­ри­ның "Кеч­ке­нә принц", ә Ли­лия Әх­мә­то­ва Ярос­ла­ва Пу­ли­но­вич­ның "На­та­ша­ның хы­я­лы" спек­такль­лә­рен ку­яр­га те­ләк бел­дер­де­ләр.

Уз­ган ел "Яз­мыш сы­на­вы" спек­так­ле бе­лән бик күп җир­ләр­дә гас­т­роль­ләр­дә уңыш­лы чы­гыш яса­ды­гыз. Бы­ел кай­лар­га гас­т­роль­ләр­гә ба­ра­сыз?

Без гас­т­роль­ләр гра­фи­гын ел­дан-ел ки­ңәй­тә­без. Яңа се­зон­да иле­без­нең баш­ка­ла­сы­на ба­рыр­га җы­е­на­быз. Мәс­кәү­нең Зу­ев исе­мен­дә­ге мә­дә­ни­ят йор­ты бе­лән ки­ле­шү тө­зе­дек. Ан­да өч көн­гә гас­т­роль­гә ба­ра­быз, баш­ка­ла та­ма­ша­чы­сы­на "Дя­дя Ва­ня" һәм "Яз­мыш сы­на­вы" спек­такль­лә­рен күр­сә­тә­без. Мон­нан тыш, Та­тар­стан ра­йон-шә­һәр­лә­рен­дә­ге та­ма­ша­чы­ла­ры­быз­ны да оныт­мый­быз. Дәү­ләт те­ат­ры бул­гач, без рес­пуб­ли­ка җи­тәк­че­ле­ге куй­ган бу­рыч­ны да үтәр­гә ты­ры­ша­быз. Без елы­на 260 спек­такль ку­яр­га, 36 мең­нән ар­тык ке­ше­гә хез­мәт күр­сә­тер­гә ти­еш­без.

Мил­ли те­атр­лар дәү­ләт, шә­һәр җи­тәк­че­лә­ре, ига­нә­че­ләр яр­дә­мен­нән баш­ка яши ал­мый...

Дө­рес әй­тә­сез. Шө­кер, без Та­тар­стан Пре­зи­ден­ты, хө­кү­мә­те һәм мә­дә­ни­ят ми­нис­тр­лы­гы­ның да­и­ми яр­дә­ме бе­лән иҗат итә­без, хал­кы­быз­ны ел са­ен яңа спек­такль­ләр бе­лән сө­ен­де­рә­без. Шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев та без­нең проб­ле­ма­ла­ры­быз­ны бе­лә, бу­лы­ша. Те­атр­га өч бүл­мә­ле фа­тир бир­де. Кол­лек­ти­вы­быз алар­га бик рәх­мәт­ле. Ле­нар Гай­син җи­тәк­че­ле­ген­дә­ге "Ев­рос­тиль" ком­па­ни­я­се­нә рәх­мәт. Бу кол­лек­тив хез­мәт­кәр­лә­ре фа­тир­га ре­монт яса­ды­лар. Фа­тир­лы бу­лу - те­атр өчен шат­лык­лы ва­кый­га. Без үзе­без­гә яшь ар­тист­лар­ны эш­кә ча­кы­ра ала­быз. Яңа се­зон­да без­гә бер­ни­чә яшь ар­тист ки­лә. Алар кол­лек­ти­быз­да үз урын­на­рын та­бып, үз­лә­ре­нең роль­лә­ре бе­лән хал­кы­быз­ны уй­лан­ды­рыр­лар, шат­лан­ды­рыр­лар дип ыша­нам. Те­ат­ры­быз­га ачыл­ган көн­нән баш­лап бү­ген­гә ка­дәр да­и­ми яр­дәм итү­че пред­при­я­тие һәм оеш­ма җи­тәк­че­лә­ре­нә дә, хал­кы­быз­ны мил­ли рух­та тәр­би­я­ләү­гә өлеш керт­кән­нә­ре өчен Ал­ла­һы­ның рәх­мә­те яу­сын.

Әң­гә­мә­дәш - Зөл­фия ГА­ЛИМ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: