Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Равил Минһаҗев Гуантанамо төрмәсеннән азат ителеп Гарәп Әмирлекләренә тапшырылган

Гуантанамо төрмәсендә утыручы соңгы русияле тагын ике тоткын белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә тапшырылган. Равил Минһаҗев Кубадагы американ хәрби базасыннан тагын ике тоткын белән Гарәп Әмирлекләренә тапшырылды, дип хәбәр итә АКШ саклану министрлыгы. "АКШ дәүләт иминлеген саклау өчен әлеге кешеләрне сак астында тоту моннан соң кирәк түгел" диелә Пентагон белдерүендә. Бу...

Гуантанамо төрмәсендә утыручы соңгы русияле тагын ике тоткын белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә тапшырылган.

Равил Минһаҗев Кубадагы американ хәрби базасыннан тагын ике тоткын белән Гарәп Әмирлекләренә тапшырылды, дип хәбәр итә АКШ саклану министрлыгы. "АКШ дәүләт иминлеген саклау өчен әлеге кешеләрне сак астында тоту моннан соң кирәк түгел" диелә Пентагон белдерүендә.

Бу Барак Обама президентлыгы вакытында Гуантанамодан азат ителүче тоткыннарның соңгылары булды. 2008 елда АКШ президенты булганчыга кадәр Обама әлеге төрмәне ябарга вәгъдә иткән иде. Хәзер Гуантанамода 41 тоткын кала.

Равил Минһаҗев Гуантанамода 14 елдан артык утырды. АКШ президенты тәкъдиме белән төзелгән махсус шура былтыр җәй Минһаҗевны иреккә чыгару карары кабул итте. Әлеге шура гаепләү белдерелмәгән тоткыннарның ил иминлегенә куркыныч тудыру-тудырмауларын билгели.

Минһаҗевның әнисе Зөһрә Вәлиуллина улы азат булгач Русиягә кайтырга теләмәвен җиткергән иде. Аның сүзләренчә, Равил белән сөйләшкән вакытта ул, бәлки, берәр мөселман иленә китәрмен, мөгаен Катарга, дип тә әйткән булган. Русиядә ул яңа эзәрлекләүләргә дучар булудан курыккан.

Чыгышы белән Чаллыдан булган Равил Минһаҗев 1995 елдан Новый поселогындагы Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгына караган хәрби бүлектә азык-төлек келәте башлыгы булып эшләгән, 1999 елда, әнисе сүзләренчә, гариза язып эштән китә. Җәмәгате һәм бер яшьлек улы белән алар 2000 елда Таҗикстанга килеп урнаша. Ике айдан ул гаиләсен Русиягә җибәрә. Үзе Әфганстан чиген үтеп чыга. 2001 елда Пакстанда Әфганстан качаклары белән бер йортта тотыла. Ул йортта элек "Әл-Каидә" вәкилләре яшәгән булган дип белдерелде. Минһаҗев 2001 елда Пакстанда Америка гаскәриләренә тапшырыла. Шуннан соң ул Куба утравындагы Гуантанамо төрмәсенә китерелә.

http://www.azatliq.org/a/28245128.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев