Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Регина Хурамшина: «Яңа ел бәйрәмендә сноубордта шуабыз» - ФОТОЛАР

Таудан шуу миңа көч өсти, үземне икенче төрле, яңача хис итә башлыйм, ди эшмәкәр.

– Яңа ел безнең өчен бары тик гаилә белән уздыра торган бәйрәм. Шундый җылы, матур була. Аеруча аны улыбыз Әлим көтә. Аңа һәр елны Кыш бабай белән Кар кызын чакырабыз. Аңа кадәр Кыш бабайга хат язабыз, бүләк сорыйбыз. Мондый могҗизалы көннәрне бик көтә ул. Аның сөенүен, шат елмаюлы йөзен күрү без әти-әниләргә икеләтә шатлык китерә. 

Яңа елны уздырганнан соң, һәр елдагыча, без дуслар белән Алтай якларына тауларга сноубордта шуарга китәбез. Ике тәүлек поездда барабыз, шуның кадәр кире кайтабыз. Кышны сноуборд өчен генә дә яратам мин! Ирем дә нәкъ минем кебек. Икебез дә тауларга гашыйк кешеләр.

Таудан шуу миңа көч өсти, үземне икенче төрле, яңача хис итә башлыйм. Биш яшьлек улыбызны да сноубордка бастырган бар. Ул да бик ошата. Аның белән Зәй районындагы Федотово бистәсенә һәм Әлмәт районында Ян дип исемләнгән тау шуу комплексына барган идек. Әле шунысы бар: Әлим хәтта таулардан Резидә әбисе белән дә шуган иде. Алай гына да түгел карт әбисе Асияне дә шуу комплексына алып барган идек, ул оныкчыгының тауларны ни рәвешле оста итеп гизүен күзәтә алды. Искиткеч күренешләр! Әлим ике әбисенә дә шулай итеп тауларны күрсәтәсе килгән иде! 

Улыбыз Яңа ел бәйрәмнәрен сноубордтан шуу итеп күз алдына китерә. Үзебез дә моңа сөенәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев