Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ремонт дәвам итә

Чаллыда торак йортларны капиталь ремонтлау дәвам итә. Төзекләндерелергә тиешле 144 йортның бүгенге көнгә 67сенә ремонт ясалган. Махсус комиссия шуларның 21ен кабул иткән, калганнары кабат төзекләндерелергә һәм җиренә җиткереп ремонтланып бетәргә тиеш. Шунысы үзенчәлекле, йортларны кабул иткәндә, аларда яшәүчеләр үзләре дә катнашалар. Җитешсезлекләрне күрсәтү өчен генә түгел, ремонтчылар адресына мактау сүзләре...

Чаллыда торак йортларны капиталь ремонтлау дәвам итә. Төзекләндерелергә тиешле 144 йортның бүгенге көнгә 67сенә ремонт ясалган. Махсус комиссия шуларның 21ен кабул иткән, калганнары кабат төзекләндерелергә һәм җиренә җиткереп ремонтланып бетәргә тиеш. Шунысы үзенчәлекле, йортларны кабул иткәндә, аларда яшәүчеләр үзләре дә катнашалар. Җитешсезлекләрне күрсәтү өчен генә түгел, ремонтчылар адресына мактау сүзләре дә әйтә алар. Шәһәр башкарма комитеты торак йортларны төзекләндерүне һәрвакыт күз уңында тота. Соңгы көннәрдә бу эш тизрәк һәм сыйфатлырак бара. Димәк, кышны чиста, ремонтланган йортларда каршыларбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев