Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ремонтны тизләтергә

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арту сәбәпле, йогышлы авырулар хастаханәсенең “Б” блогындагы ремонт эшләрен тизләтергә кушты.

Объект 1 сентябрьдә файдалануга тапшырылырга тиеш.

- Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк, без төзелеш-монтаж эшләрен сентябрь башына тәмамларга дип сөйләштек. Медицина җиһазлары кайтару мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк. Тиешле документларга имза куелган. Республика җитәкчелеге безне аңлый. Провизор госпитальләренә йогышлы авырулар йоктыручылар белән эшләү кыен. Шунлыктан йогышлы авырулар хастахнәсенең “Б” блогы сентябрь башыннан тиешенчә эшләп китәргә тиеш. Аннары “Г”, “А” блокларын төзекләндерергә керешәчәкбез, - диде мэр.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш