Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ренат Ибраһимов тугызынчы тапкыр әти булачак

Ренат Ибраһимовның гаиләсе ишәячәк, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты тугызынчы тапкыр әти булачак. Бу хакта Мәскәүдәге чараларның берсендә билгеле булды, дип хәбәр итә «СтарХит» журналы. Чарага Ибраһимов иркен күлмәк кигән хәләл җефете Светлана Миңнеханова белән килде. Артист хатыныннан 40 яшькә олырак, аларның өч кызлары үсеп килә. Артист фикеренчә, "семья" җидәү...

Ренат Ибраһимовның гаиләсе ишәячәк, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты тугызынчы тапкыр әти булачак. Бу хакта Мәскәүдәге чараларның берсендә билгеле булды, дип хәбәр итә «СтарХит» журналы. Чарага Ибраһимов иркен күлмәк кигән хәләл җефете Светлана Миңнеханова белән килде. Артист хатыныннан 40 яшькә олырак, аларның өч кызлары үсеп килә. Артист фикеренчә, "семья" җидәү дигәнне аңлата, шуңа күрә гаиләдә әти-әнидән тыш биш бала да булырга тиеш. Ибраһимовның башка никахларыннан тагын биш баласы үсә. "Балалар тәрбияләү өчен күп көч түгәргә кирәкми. Бары тик яхшы үрнәк кенә булу зарур. Сүз белән аңлату күп очракта файдасыз. Балалар безнең гамәлләребезне кабатлыйлар", дип саный Ибраһимов. Узган ел артист 70 яшьлеген билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев