Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ренат Харис: Өйдә татарча сөйләшмиләр, татар телен кухня теле итеп саклап калыйк

ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов татар зыялылары белән очрашып татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Халык шагыйре Ренат Харис ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның татар зыялылары белән очрашып татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алышуы вакытында татар телен кухня теле итеп тә саклау кирәклеге турында әйтте.

“Татар телен без кухня теле итеп саклап кала алсак, ул Татарстан Парламентына да керә. Безгә ата-аналар, укытучылар, язучылар ярдәмендә кухня теле турында кайгыртырга кирәк. Бу зур проблемаларның берсе, хәзер бит өйдә дә татарча сөйләшмиләр”, - диде шагыйрь борчылып.

Ренат Харис татар матбугатын тарату һәм министрлыкларда татар матбугатының укылу-укылмау проблемасын да күтәрде. “Без нефтьле республика, ә татар газета-журналларын зур оешмалар татар телле гаиләләргә бушлай бирә алмыймы? Моны эшләргә безгә бер закон да комачаулый алмый. Өйгә газета килеп керә икән – кеше бераз булса да укый”, - диде ул.

 

Ренат Харис Казан Педагогика институтын Казан федераль университетына кушып стратегик хата эшләнүе турында әйтте һәм кичекмәстән моны төзәтергә чакырды. “Укытучы әзерләү өчен Педагогика университеты кирәк! Бәлки, заманында аларны кушу кирәк булгандыр, хәзер аерылып чыгу вакыты җиткәндер”, - дип дәвам итте шагыйрь.

Ул үз чыгышында мәктәпләрдә республикага ихтирам тусын өчен аның символларына багышланган дәресләр үткәрергә чакырды. Тагын бер тәкъдим буларак ул бөтен оешмаларда, шул исәптән министрлыкларда да татар китапханәләре булдыру мәсьәләсен күтәрде. “Икътисад министрлыгына барып керсәң татар китабы табып буламы? Татарстан китап нәшрияты чыгарган китаплар министрлыкларда булырга тиеш”, - диде ул.

Очрашуда шулай ук халык шагыйрьләре Разил Вәлиев, Ркаил Зәйдулла, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Камал театры директоры Илфир Якупов, “Әкият” курчак театрының баш режиссеры Илгиз Зәйниев һәм башкалар катнашты. Сәгать ярым барган очрашуда Рафис Борһанов татар интеллигенциясе вәкилләренең фикерләрен тыңлады.

 

 

 

 

http://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/renat-kharis-oyd-tatarcha-sylshmilr-tatar-telen-kukhnya-tele-itep-saklap-kalyyk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев