Республика бәйгеләре тәмам
Республика олимпиадалары һәр елдагыча, быел да өч төркемдә - татар мәктәпләрендә һәм катнаш мәктәпләрдә укучылар өчен - татар теле һәм әдәбиятыннан, рус төркемнәрендә укучылар өчен татар теленнән үтте. Республикакүләм бәйгеләрдә Чаллыдан 39 укучы катнашты. Шуларның 26сы шәһәребезгә призлы урыннар алып кайтты. "Быел татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларның нәтиҗәлелеге 66%...
Республика олимпиадалары һәр елдагыча, быел да өч төркемдә - татар мәктәпләрендә һәм катнаш мәктәпләрдә укучылар өчен - татар теле һәм әдәбиятыннан, рус төркемнәрендә укучылар өчен татар теленнән үтте.
Республикакүләм бәйгеләрдә Чаллыдан 39 укучы катнашты. Шуларның 26сы шәһәребезгә призлы урыннар алып кайтты. "Быел татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларның нәтиҗәлелеге 66% тәшкил итә, үткән ел ул 26% кына иде. 78нче лицейдан - дүрт, 36нчы мәктәптән - өч, 37, 52, 57нче мәктәпләрдән икешәр призер бар, - ди шәһәр мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе баш белгече Халидә Шабалина. - Быел җиңүчеләр булмаса да, призлы урын алучы укучыларыбыз күп булуы шатландыра. Ләкин бу юнәлештә эшлисе эшләребез күп әле".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев