Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Республика ифтарында 10 мең кеше авыз ачты

Казанның теннис академиясендә 10 меңләп мөселман бергә авыз ачты. Конфедерация беренчелегенә әзерлек сәбәпле республика ифтары быел "Казан Арена"да түгел, ә Теннис академиясендә узды. Казанның берничә мәчетеннән ифтарга илтә торган 16 автобус да оештырылган иде. Ифтарга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров,...

Казанның теннис академиясендә 10 меңләп мөселман бергә авыз ачты.

Конфедерация беренчелегенә әзерлек сәбәпле республика ифтары быел "Казан Арена"да түгел, ә Теннис академиясендә узды. Казанның берничә мәчетеннән ифтарга илтә торган 16 автобус да оештырылган иде.

Ифтарга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан президенты киңәшчесе Камил Исхаков килде. Аларны мөфти Камил Сәмигуллин каршы алды.

Рөстәм Миңнеханов халык белән бергә авыз ачты. Авыз ачу табынында Татарстан митрополиты Феофан бар иде, ул табында бердәнбер сөйләүче булды. Татарча бәйрәм белән дә котлап татар телен өйрәнүдә уңышлары белән мактанды. Ифтар мәҗлесенә Татарстан раввины Ицхак Горелик та чакырылу иде, әмма ул кошер булмаган ризыкны, гадәттә, ашамый. Бу юлы да ул ихтирам күрсәтеп килде, әмма ризыкланмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев