Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Республика имамнары туган телне сакларга өндәде

Җомга көнне республикабызның барлык мәчетләрендә туган телгә багышланган җомга вәгазьләре укылды. Дин әһелләре мөнбәрләрдән мәчеткә килүче дин кардәшләренә бай рухи хәзинә тудырган, гомумкешелек мирасына үзеннән зур өлеш керткән газиз халкыбызның телен кадерләп сакларга һәм аны өйрәнергә чакырды.

"Мең ярым еллык язма әдәбияты булган халыклар дөньяда бик сирәк! Бабаларыбыз безнең эраның бишенче гасырларында ук, үз алфавитларын булдырганнар, унынчы гасырдан алып егерменче гасырның 20нче елларына кадәр, ягъни мең елдан артык гарәп язуын кулланганнар. Туган телебездә олуг галимнәребез динебезнең төрле фәннәр буенча китаплар язып калдырганнар, бөек шагыйрьләребез, язучыларыбыз бик матур әдәби әсәрләр иҗат иткәннәр, - дип сөйләнде вәгазьдә. - Татар телебез искиткеч матур һәм камил. Аны өйрәнүгә омтылырга кирәк. Туган телебезне яхшы белсәк, рухи мирасыбызны, бай мәдәниятыбызны өйрәнә алачакбыз, башка төрки телләрне аңлыячакбыз. Гаиләләребез, туган-тумачаларыбыз һәм дин кардәшләребез белән ана телебездә аралашыйк. Хаталар булса да, рус сүзләре кушылса да, туган телебездә сөйләшик. Никадәр күбрәк сөйләшсәк, телебез шулкадәр яхшырак, камилрәк булыр".
Хәзрәтләр сүзләренчә, телебезне, гореф-гадәтләребезне белмәү, өйрәнмәү, безне рухи яктан зәгыйфьләндерә, ярлыландыра, динебездән ваз кичүгә дә китерергә мөмкин. Ә бит Аллаһ Тәгалә Үзе күпмилләтле халыкларны яратып, бер-берсен өйрәнергә әмер иткән, дип хәбәр итә Диния Нәзарәтенең матбугат хезмәте.
https://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев