Шəhри Чаллы

"Республика затлары» дип исемләнгән проект күргәзмәләр циклын башлап җибәрде

Проект Татарстанның беренче Президентына багышланган күргәзмә белән ачылды

26 залдан торган күргәзмә Татарстан Республикасының беренче Президенты халык тарафыннан сайлануына 30 ел тулуга багышланган. 133 экранда фото- һәм видеоматериаллар тәкъдим ителгән. Минтимер Шәймиевнең шәхси материаллары да куелган. Алар арасында партиягә керү турында гариза, эш өстәле һәм кулдан язылган автобиография бар.

«Советлар Союзы таркалган елларда аңа федераль үзәк белән гадәти булмаган карарлар кабул итәргә, мөнәсәбәтләрне җайларга туры килде. Федераль, хәтта дөньякүләм масштабтагы сәясәтче ул. Без Минтимер Шәриповичка аның дәресләре һәм ул еллардагы ярдәме өчен рәхмәтле», — диде Мөхәммәтшин күргәзмә ачылышында. 

Күргәзмә «1990 еллар», «2000 еллар» һәм «2010 еллар» (2020 елны да кертеп) хронологиясе буенча өч бүлектән тора. Биредә Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация, ТР Конституциясен кабул итү, Казанның 1000 еллыгы, 2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм үткәрү, тузган торакны бетерү, газлаштыру һ.б. социаль программаларны гамәлгә ашыру хакында архивтагы сирәк материаллар, заманча фото- һәм видеоматериаллар бар.

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова күргәзмәнең ун көн дәвам итәчәген әйтте. «Алга таба республика тарихында үз эзен калдырган башка затларга багышланган экспозицияләр көтелә», — дип аңлатты.

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: