Республикада яңа ел алды «Чыршы» операциясе бара
Яңалыклар тасмасы

Республикада яңа ел алды «Чыршы» операциясе бара

Аның максаты – ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмау. Полиция патрульләре Тукай районының Яшел массивлары буйлап рейдларга керештеләр инде.

Исегезгә төшерәбез, чыршы һәм нарат кискән өчен бозучыларга административ штрафлар яный:

3 меңнән 4 мең сумга кадәр – гражданнарга; 20 меңнән 40 мең сумга кадәр-вазыйфаи затларга; 200 меңнән 300 мең сумга кадәр-юридик затларга.

Җинаятьче берьюлы берничә ылыслы агач киссә һәм китерелгән зыян суммасы 5 мең сумнан артып китә икән, аңа карата полиция бүлегендә җинаять эше кузгатылачак

Операция 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев