Республикада январьнең беренче атнасында короновирус белән авыручылар саны кимегән
Соңгы атнада яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының арту темпы 0,7% тәшкил итте.
Татарстанда январнең беренче атнасында яңа коронавирус йогышы белән авыручылар саны кимеде.
1-6 январь көннәрендә Covid-19 белән авыручы 534 кеше теркәлгән.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
"100 мең кешегә исәпләнгән күрсәткеч 13,7 тәшкил итә. Январьнең беренче атнасында авырулар саны декабрь дәрәҗәсеннән 18% ка кимрәк. Авырулар саны узган атнадан 28% ка кимрәк», - дип сөйләде спикер.
Авдонина сүзләренә караганда, яңа типтагы коронавирус белән авыручылар санының арту темпы соңгы атнада 0,7% тәшкил иткән. Яңа елга кадәр бер атна кала ул 0,8% дәрәҗәсендә сакланды, дип аныклады Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.
«Тикшерү белән бәйле рәвештә яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларның чагыштырма авырлыгы 95% тәшкил итте. Контактлы затларны тикшергәндә авыруның 4% ы ачыкланды. Һәм скрининг нәтиҗәләре буенча-1%», - дип билгеләп үтте Авдонина.
Ул ассызыклаганча, бүгенге көндә Covid-19 авыру белән яки бу авыруга шикләнгән кешеләр белән элемтәгә кергән 1 558 татарстанлы күзәтү астында кала.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков республикада узган тәүлектә 20 пациентның сәламәтләнүен әйтте.
«Без Яңа ел бәйрәмнәре өчен коронавирус буенча нинди дә булса эксцессларны теркәмибез. Барысы да штат режимында уза, чагыштырмача тыныч», - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев