Бүген гарасат булырга мөмкин. Синоптиклар фаразына караганда, 20 июньдә, көндез һәм кичен урыны белән яшен, кыска вакытлы көчле җил чыгу ихтималы бар. Көчәйгән вакытта көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитә. Юлларда, елга буйларында сак булыгыз. Давылның кинәт кенә башлану ихтималы бар.